Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар Мәскәүдә митинг үткәрде


Мәскәүдә Русия коммунистлар фиркасе торак-коммуналь хезмәтләр бәясе артуга каршы митинг үткәрде.

Чарада “Сул фронт” һәм “Хезмәт Русиясе” хәрәкәтләре дә катнашты.

“Сул фронт” җитәкчесе Сергей Удальцов Азатлык радиосына митингта өч мең кеше катнашуын белдерде.

Удальцов әйтүенчә, протест белдерүчеләр социаль таләпләрдән тыш сәяси таләпләр дә куйган. Моңа охшаш урам чаралары бүген Русиянең башка зур шәһәрләрендә дә үтте.

Бүген шулай ук Мәскәүдә, Ивановода һәм Брянскида “медицинаны җимерүгә каршы хәрәкәтләр көне” дә үткәрелде. Активистларның берсе Марина Попова Азатлык радиосына протест чаралары хакимиятләрнең социаль өлкәдәге, аерым алганда сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендәге сәясәтенә каршы оештырылды диде.
XS
SM
MD
LG