Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә демонстрациячеләр җиһадчы сугышчыларны ныгытмаларыннан бәреп чыгарганда ун кеше һәлак булды


Либиянең Бингази шәһәрендә шимбә иртәсендә демонстрациячеләр җиһадчы сугышчыларны ныгытмаларыннан бәреп чыгарды. Бәрелешләрдә кимендә ун кеше һәлак булды.

Кичә әлеге сугышчыларга каршы демонстрацидә дистәләрчә мең кеше катнашты.

Йөзләрчә демонстрацияче һөҗүм итә башлагач Ансар әш-Шариа сугышчылары ныгытмаларыннан качып китте.

Ансар әш-Шариа сүзчесе Бингазидагы төркемнең “шәһәрдә тынычлык саклау өчен” ныгытманы башка урынга күчерүен белдерде.

Демонстрациячеләр шәһәрдә әлеге төркемнең тәэсире арта баруга ризасызлык белдерде.

Ансар әш-Шариа төркеме 11 сентябрьдә АКШ консуллыгына һөҗүм итеп дүрт АКШ ватандашын, шул исәптән илче Кристофер Стивенсны үтерүдә шикләнелә.
XS
SM
MD
LG