Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Пакстан матбугатын тарату тыела


Әфганстан хакимиятләре илдә Пакстан газетларын таратуны тыйды.

Әфганстан эчке эшләр министрлыгы Пакстанда чыгучы газетлар “талибан вәкилләренең пропаганда чарасы” дип белдерде.

Шулай ук илнең көнчыгыш төбәкләрендә Пакстан чигендә барлык Пакстан газетларын җыеп алырга кушылды.

Әлеге карар ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозыла баруын күрсәтүче тагын бер вакыйга буларак бәяләнә.
XS
SM
MD
LG