Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дзержинскида мэрның халык тарафыннан сайлануын яклап митинг үтте


Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержински шәһәрендә мэрның халык тарафыннан сайлануын таләп итеп урам җыены үтте.

“Интерфакс” агентлыгы чарада меңьярымлап кеше катнашуын белдерә. Урам җыенында төрле фирка вәкилләре, шулай ук бу көннәрдә “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгуын белдергән мэр Виктор Сопин да катнашты.

Сопин күптән түгел шәһәр думасының мэрны сайлап кую тәртибен бетереп килешү нигезендә сити-менеджер билгеләү турындагы карарына вето салган иде. 27 сентябрьдә шәһәр думасында бу мәсьәлә яңадан тавышка куелачак.

Урам җыенында катнашучылар Сопинга теләктәшлек белдерде һәм депутатларны шәһәр башлыгының халык тарафыннан сайлануы тәртибен саклап калырга чакырды.
XS
SM
MD
LG