Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар зиратларын тәртипкә китерделәр


Самарда зиратларны тәртипкә китерү өмәсе
Самарда зиратларны тәртипкә китерү өмәсе

Самарда язларын һәм көзләрен җирләр коры чакта зиратларда өмә уздыру гадәти хәлгә әйләнеп бара. Атна ахырында өлкә мөфтияте тәкъдиме буенча Самарның Мехзавод бистәсендә урнашкан татар зиратындагы каберлекләрне тәртипкә китерү өмәсе уздырылды.


Өмәдә “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре, дин әһелләре, яшьләр һәм өлкәннәр дә катнашты. Алар зираттагы кыйшалган кабер ташларын турайттылар, сукмакларны чистарттылар, кипкән үләннәрне җыйдылар, корыган агачларны кистеләр һәм төяп чүплеккә озаттылар. Көне буе эшләп арыгач, барчасы да Җәмигъ мәчетенә чәй эчәргә кайттылар. Өмәчеләр каршында мөфти Талип хәзрәт Яруллин нотык тотты, үтемле вәгазен сөйләде, теләкләрен белдерде.

Мөфтинең яшьләр һәм җәмәгатьчелек белән эшләүче урынбасары Радик Газизов соңгы айларда башкарылган гамәлләргә тукталды. Аның чыгышыннан берничә фикер:

Фикер алышу
Фикер алышу
"Соңгы вакытта яшьләрнең активлыгы үсә. Өмәдә яшьләрнең катнашуы үзенә бер уңай хәл. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы. Зиратка аталарның уллары белән килүе үзе генә дә асыл күренеш. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәгән. Самар татарларында милли йөзебезне саклауда өмет бар. Март аеннан башлап мәчеттә юрист Дамир Шәһидуллин бушлай юридик киңәшләрен бирә. “Яктылык” мәктәбендә футбол такымы оештырдык. Ярлыларга кием-салым таратылды. Киемнәр Самар өлкәсендә генә түгел, шулай ук Ульян, Кемерово һәм башка өлкәләргә озатылды" диде Радик Газизов.

“Һәр мәхәллә мөселманнары үз мәнфәгатьләрен үзләре кайгыртырга тиеш", диде Уфадан килгән Әхмәт хәзрәт Әхмәров.

Чәй табынында яшьләр тарафыннан теләкләр дә белдерелде. Алар фикеренчә, башка төбәкләрдәге имамнарны чакырып вәгазь сөйләтергә, яшьләр белән спорт чараларын ешрак уздырырга кирәк.

Таһир ага Мамышев тәкъдиме белән яшьләр белән эш алып барыр өчен Җәмигъ мәчете каршында яшьләр шурасы сайланды.

Бүгенге көндә Самарның үзендә татарларны дүрт зиратта җирлиләр. Әле ябылган каберстаннар да бар. Радик Газизов әйтүенчә, кайсыдыр зиратта өмәләрне язын, икенчеләрендә көзен үткәрәләр.

”Сез төрле юнәлештә эшләп төрле катлам адәмнәр белән хезмәттәшлек урнаштырасыз. Диннән ерак кешегә ислам тәгълиматын сеңдерүне нидән башлыйсыз?” дигән сорауга, ул көрсенеп: “Хәләл белән харамнан башлыйм. Күп гаиләләрдә хәләл ризык ашау гадәткә кермәгән. Дуңгыз колбасасын ашаучыга ничек инде намаз турында сөйләп була? Татарны саклап калыр өчен телебезне һәм динебез исламны саклап калырга кирәк”, диде Радик әфәнде Газизов.
XS
SM
MD
LG