Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot адвокатлары "Pussy Riot исемлеген" төзи


Pussy Riot панк-төркеме адвокатлары “Магнитский исемлеге” үрнәгендә АКШта “Pussy Riot исемлеген” төзергә ниятли. Бу хакта “Известия” газеты хәбәр итә.

Исемлекне булдыру тәкъдиме белән Надежда Толоконникова адвокаты Марк Фейгин чыккан. Аның белдерүенчә, исемлеккә Pussy Riot эшендә катнашкан һәркем кертеләчәк. Шулай ук Европа илләренә керү тыелган Русия түрәләре исемлеге дә булдырылачак, ди Фейгин.

“Известия” хәбәренә караганда, исемлеккә Pussy Riot төркеменең мәхкәмә эшен бер тарафлы гына яктыртучы журналистлар да кертеләчәк.

17 августта Мәскәүнең Хамов мәхкәмәсе Pussy Riot төркеменең өч әгъзасын Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт оештырган өчен ике елга иректән мәхрүм иткән иде.
XS
SM
MD
LG