Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Русиянең яңа сәяси фиркасе төзелде


Яңа фирка оештыру корылтае. Сулдан икенче - Альберт Мөхәммәтьяров, сулдан өченче - Мәҗит Хуҗин, Уфа, 22 сентябрь 2012
Яңа фирка оештыру корылтае. Сулдан икенче - Альберт Мөхәммәтьяров, сулдан өченче - Мәҗит Хуҗин, Уфа, 22 сентябрь 2012
"Русиянең халык идарәсе партиясе" дигән яңа фирканең баш фатиры Мәскәүдә түгел, Уфада булачак. Җитәкчесе – Уфа эшкуары Альберт Мөхәммәтьяров.

Яңа сәяси фирканы оештыру корылтае узган шимбә башкаланың “Азимут” кунакханәсенең конференцияләр залында узды. Анда Русиянең 58 төбәгеннән килгән 171 делегат катнашты. Корылтайда фирканең 17 кешедән торган сәяси шурасы сайланды. Анда Мәскәү, Курски, Калилинград өлкәләре, Башкортстан һәм Тыва республикасы вәкилләре керде. Фиркага рәис итеп Уфада яшәүче билгеле эшкуар Альберт Мөхәммәтьяров сайланды.

“Халык идарәсе” фиркасен оештыручылар тәүге сәяси адым итеп яшерен тавыш бирүгә каршы чыгыш ясауларын белдерделәр. Яшерен тавыш бирү фальсификацияләргә мөмкинлек ача дип билгеләнде. Фирка рәисе Альберт Мөхәммәтьяров сүзләренчә, бар халык ачык һәм ирекле тавыш бирсә, аны урлап булмаячак. Ул яңа фиркадә һәркемгә ишекләр ачык дип ирештерде. Шул ук вакытта әгъзаларның күпчелеге интернеттагы социаль челтәрләрдә утыручы 30-40 яшьлекләр булыр дип фаразлавын да әйтте.

Фиркане оештыру корылтаенда президиумда, татар оешмалары вәкиле буларак, профессор Мәҗит Хуҗин да утырды. Ул кыска гына чыгыш ясап, фирка халыкның ил белән идарә итүенә булышлык итер дигән өметен белдерде.

Белешмә. Альберт Мөхәммәтьяровка 44 яшь. Ул "РенТВ-Уфа" телеканалы, “Европа плюс”, “Ретро ФМ”, “Милиция дулкыны”,“Релакс ФМ”, “Коммерсант” радиодулкыннары һәм “Евразия”, “Рекламная газета” исемле бушлай таратылучы гәзитләр кергән "Уфа Медиа Холдинг" җитәкчесе.

Яңа фирка оештыру корылтае. Уфа, 22 сентябрь 2012
Яңа фирка оештыру корылтае. Уфа, 22 сентябрь 2012
XS
SM
MD
LG