Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан төрмәсендә тоткыннар ачлык игълан итте


Башкортстанның Салават шәһәре колониясендә бер төркем тоткын буйсынмау чарасын башлаган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Махсус колониянең штрафлылар изоляторында тотылган 20 кеше ачлык игълан иткән. Тоткыннар Русия генераль прокуратурасы һәм Башкортстан прокуратурасы вәкилләре белән очрашу таләп итә.

Ачлык игълан итүчеләр төрмәдәге кайбер кагыйдәләрнең кабат каралуын сорый. Аерым алганда тоткыннар штрафлылар изоляторында тотылучыларга бер-берсе белән очрашырга мөмкинлек булуын тели.

Колония җитәкчеләре исә тоткыннарның таләбен канунсыз дип атый. Хәзерге вакытта төрмәдә Башкортстан прокуратурасы белгечләре тикшерү уздыра.
XS
SM
MD
LG