Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Җәмигъ мәчете янында киеренкелек арта


Мәскәүдә ОМОН җомга намазына баручыларны тенти
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Мәскәүдә ОМОН җомга намазына баручыларны тенти

Мәскәү Җәмигъ мәчете янында ОМОН белән бәрелешләр турында дини җитәкче һәм хокук яклаучы сүзләре капма-каршы.

Русиядәге кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары узган җомгада башкаланың Җиңү проспекты янында Щепкин урамында мөселманнарның "Аллаһ әкбар!" дип кычкырып полициянең махсус көчләре белән бәрелешүе турында хәбәр итте. Бу вакыйга Мәскәүнең Митино районында ислам мәдәнияте үзәге төзү карары кире кагылган узган атнада, җомга көнне башкаланың Җәмигъ мәчете тирәсендә булган. Низагның җомга намазыннан чыгучы мөселманнар белән ОМОН хезмәткәрләре арасында булуы турында хәбәрләр таралса да, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Әләүтдинов моны кире кагып ОМОН хезмәткәрләре анда җомга иртәсендә үк килгән булган ди.

Мәчет тирәсенең харитасы
Мәчет тирәсенең харитасы
Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин исә бу җәнҗалга мәчеткә йөрүче мөселманнарның бер катнашы юк, ул хәлләр мәчеттән 300 метрлап читтә, Щепкин йорты каршындагы мәйданда урнашкан яшелчә базарындагы каршылык нәтиҗәсендә килеп чыккан дип белдерде. “Базарда кемнәр генә юк анда, безгә ул кагылмый”, “мәчетебез янындагы җирләрдә тынычлык, әлхәмделилла”, диде ул Азатлык радиосына. Аның әйтүенчә, журналистлар бу хәлләрне бутап язып вакыйгаларны куерталар гына.

“Мемориал” хокук яклау үзәге вәкиле Бахром Хамроев әйтүенчә, ОМОН хезмәткәрләре Тынычлык проспекты метро тукталышы тирәсен һәм Щепкин урамын җомга иртәсендә үк чолгап алган булган. Ул үзе дә 21 сентябрьдә Щепкин урамында булган, анда бер йөзләп ОМОН хезмәткәрен санаган, ләкин барысын да күрә алмаган, аны тоткарлап полиция бүлегенә алып киткәннәр.

21 сентябрьдәге әлеге вакыйгаларның бер өлешен якындагы бинаның тәрәзәсеннән видеога төшереп алганнар.



Бахром Хамроев вакыйгаларның киеренкеләшеп китүе 14 сентябрьдә ачулары кабарган мөселманнарның мәчет янындагы полиция микроавтобусына һөҗүм итеп берничә ОМОН хезмәткәрен кыйнавыннан башланды ди. 14 сентябрьдә бер төркем мөселманнарның берничә полиция хезмәткәрен кыйнавын Тынычлык проспектындагы бер офисның тәрәзәсеннән видеога төшереп алганнар.



Хамроев 14 сентябрьдә ОМОН хезмәткәрләренә һөҗүм итүчеләрне хөкем итә һәм провокаторлар дип атый, шул ук вакытта ул полициянең мәчет янындагы мөселманнарны канунсыз тоткарлаулары, кыйнаулары мөселманнарны чыгырыннан чыгарган, ди.

Мемориал хокук яклау үзәге вәкиле Бахром Хамроев мөселман җитәкчеләре Русия җитәкчеләре белән очраша, әмма канунсыз рәвештә тоткарланучы гади мөселманнарны яклап сүз күтәрми дип борчылуын белдерә.

Русия ОМОНы хезмәткәрләренең кыйналуы турында хәбәрләр соңгы арада ешая бара кебек. Русия президенты Владимир Путинның инаугурациясе алдыннан бу елның 6 маенда Мәскәүдә кайбер ОМОН хезмәткәрләре бәрелешләрдә яраланган булса, күптән түгел Мәскәүдәге бер ресторанда ОМОН хезмәткәрләренең дискотека барышында бер кыз өчен низагка эләгеп җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бәрелешкә җәлеп ителүе турында хәбәр таралды.

Август аенда ук булган бу вакыйга киң җәмәгатьчелеккә әле генә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән бәрелештә катнашкан ике хезмәткәрнең вазифаларыннан алынуыннан соң гына мәгълүм булды. ОМОН хезмәткәрләре үзләренең гаепле булуын танудан баш тарта һәм ресторан янында сугышны җинаятьчеләрне эзләүчеләр башлап җибәрде ди. Каршы тараф вәкилләре исә шелтә белдерү белән генә котылып калган.
XS
SM
MD
LG