Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа министр миллилеккә басым ясасын"


Актаныш һуманитар гимназия-интернаты укучылары
Актаныш һуманитар гимназия-интернаты укучылары
Татарстанда бу көннәрдә яңа фән һәм мәгариф министрын билгеләү мәсьәләсе карала. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр нинди җитәкче көтә? Яңа министр нинди юнәлешкә басым ясарга тиеш? Бу турыда Азатлык Актаныш һуманитар гимназия-интернат мөдире Ләйсән Нурлыева белән сөйләште.

“Яңа министр яшьрәк кеше булыр дип уйлыйбыз. Игътибар мәгълүмати технологияләргә генә түгел, миллилеккә дә булсын иде. Без республикада бердәнбер милли гимназия-интернат булып торабыз. Безнең максат киләчәктә татар халкының яңа элитасын үстерү. Шуңа күрә яңа министр безгә йөз белән борылсын иде, күбрәк игътибар итсен иде”, ди Ләйсән Нурлыева.

Аның сүзләренчә, элекке министр (Альберт Гыйльметдинов президент карары белән 20 сентябрьдә вазифасыннан азат ителде - И.Г.) Актаныш гимназиясен игътибарсыз калдырмаган, ләкин белем бирүдә бу мәктәп сыман милли юнәлешкә басым ясаучы башка мәктәпләр, җитәкчеләр юк диярлек.

“Безгә атнасына ике-өч депутат кунакка килеп, балалар белән очраша, мастер-класслар үткәрә. Безнең белән тыгыз элемтәдә тора. Яңа министр да безнең белән очрашулар оештырсын иде”, ди Нурлыева.

“Ике кешедән башка лаеклы намзәт юк”

Хәзерге вакытта матбугат яңа министр вазифасына ике намзәт турында яза. Берсе – министр вазифасын вакытлыча башкаручы Данил Мостафин, икенчесе – министрлар кабинеты аппараты мәгариф бүлеге рәисе Ренат Заманов. Заманов шулай ук Казанның 19нчы элитар гимназиясен җитәкләгән иде.

Актаныш гимназия-интернат мөдире бу ике намзәтне дә министр вазифасына хуплый һәм бу вазифага бары тик әлеге ике җитәкче лаеклы, ди.

Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов(с), Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Ринат Закиров, гимназия директоры Ләйсән Нурлыева
Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов(с), Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Ринат Закиров, гимназия директоры Ләйсән Нурлыева
“Данил әфәндене хөрмәт итәм. Ул безнең гимназияне игътибарсыз калдырмый, еш килә, мәктәп өчен янып-көеп йөри. Заманов Ренатның эшчәнлеген дә күзәттем. Аның министр булачагын элек үк сөйлиләр иде инде. Курслар, семинарларга барганда аның мәктәбендә булдым. Ул белем бирү эшендә яңа методика куллану яклы. Данил әфәнде зур тәҗрибә иясе буларак, ә Ренат әфәнде яшь җитәкче буларак уңай бәягә ия. Икесен дә министрлыкка намзәт буларак хуплар идем. Башка лаеклы кешеләр күрмим”, ди Нурлыева.

Ә сез Татарстанның фән һәм мәгариф министры итеп кемне тәкъдим итәр идегез? Тәкъдимнәрегезне, рәхим итеп, безнең форумга языгыз!
XS
SM
MD
LG