Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда исламны мәсхәрәләүче фильмга каршылык чарасы уза


"Азатлык" татар яшьләре берлеге исламны мәсхәрәләгән "Мөселманнарның сафлыгы" фильмына һәм Коръәнне мыскыл итүче урыс егетенә каршы пикет оештыра. Каршылык чарасы бүген 17.00 сәгатьтә Бауман урамында уза.

Пикет Коръәнне мыскыллаган урыс милләтчесе Михаил Шаровны хөкем итүне таләп итәчәк. Шаров интернетта Коръән китабына сало белән тизәк куелган фотоны тараткан иде.

Шулай ук чарада катнашучылар Мәскәүдә мәчет салуны туктатуга карата фикер белдерәчәк.
XS
SM
MD
LG