Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцовның тоткарлануы канунсыз дип танылды


Мәскәүдә мәхкәмә “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцовның тоткарлануын канунсыз дип тапты. Активист 15 сентябрьдә хакимият белән килештерелгән оппозиция җыенында кулга алынган иде.

Ул вакытта полиция хезмәткәрләре Удальцовны рөхсәтсез митинг оештыруда гаепләде. Ләкин мәхкәмә активистның гамәлләрендә җинаять эше эзләрен тапмады һәм аны аклады. Административ эш туктатылды.

Удальцов “Миллионнар маршы" оппозиция чарасы бетүенә 5 минут кала тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG