Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мифтахов: "Казан миллилектән курка"


Самар мөселманнары корылтаенда. Сулдан уңга: Тәлгать Таҗетдин, Фәрит Мифтахов, Вагыйз Яруллин
Самар мөселманнары корылтаенда. Сулдан уңга: Тәлгать Таҗетдин, Фәрит Мифтахов, Вагыйз Яруллин

“Кулаткы укулары” һәм Самар өлкәсе мөселманнары корылтаенда катнашкан депутат Фәрит Мифтахов Казандагы миллилекне чит төбәкләрдәге татарларныкы белән чагыштыра.

Бүген Самар өлкәсе мөселманнары корылтаенда дини оешманың яңа җитәкчесе, мөфти итеп Талип Яруллин сайланды. Талип Яруллин - Самар Җәмигъ мәчете имамы һәм элекке мөфти Вагыйз Яруллинның улы.

Корылтайда катнашкан Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин ислам оешмасының яңа җитәкчесен игътибарны яшьләр белән эшләүгә бирергә чакырды.

“Мөселманнар җыенында Самар өлкәсе вице-губернаторы Алексей Бендусов үз чыгышында яңа мөфтигә губернатор һәм өлкә хөкүмәте исеменнән ярдәм вәгъдә итте. Татарстанда һәм аерым алганда Казанның үзендә милләтне үстерү өчен хакимиятнең шундый ярдәме җитми”, диде Самарга мөселманнар җыенына килгән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан шурасы рәисе Фәрит Мифтахов.


“Татарстаннан читтәге татар җирләрендә дин һәм милләт бергә үсештә”

Татарстан вәкиллеге Самарда һәм Тольяттида татарлар тормышы белән танышкан, шулай ук Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында узган “Кулаткы укуларында” катнашкан. Чираттагы җыен татар мәхәлләсенә багышланган иде, дип сөйләде "Азатлык"ка Фәрит Мифтахов.

​"Чит төбәкләрдәге татарлар безгә (Татарстанга) караганда активрак. Иске Кулаткы районында күпчелек татарлар яши. Анда дин һәм милләт бергә бара. Андый авылларда кибетләрдә аракы сатылмый, исерекләр юк, матур зур йортлар төзелә, халыкның эше һәм акчасы бар. Безгә сабак алырдай бер әйбер - эчүне тыярга түгел, халыкны эчмәскә дип тәрбияләргә кирәк”, дип сөйләде үзенең Самар, Ульян өлкәсе, Мордовиядәге татар авыллары буйлап сәфәрләрен искә алып Фәрит Мифтахов.

“Иҗтимагый оешмаларның милләтне үстерергә көче җитми”

Казанны читтәге татарлар үз Ватаннары, рухи башкалалары дип саный. Татарстан башкаласының милли йөзе югала баруының сәбәбе итеп Бөтендөнья Татар конгрессының Казан шурасы рәисе Фәрит Мифтахов хакимиятләрнең игътибары булмавы белән аңлатты.

“Самар өлкәсе мисалында карасак, без килгәнгә генә шулай түгелдер дип уйлыйм. Бүген татарлар белән очрашуга губернатор үзе килде. Аннары ашыгыч эше чыгып китте, үзе урынына урынбасарын калдырды. Президиумда башка милләт кешеләре бар иде. Казанда милли үсеш юк димәс идем, әмма аны тизләтергә, җанландырырга кирәк. Моңа җитәкчеләрне генә көтеп ятмыйча һәр кеше дә үз өлешен кертә ала. Әмма Казанда яшәүчеләрнең моңа теләге торган саен сүнә бара,” диде Мифтахов.
Самар мөселманнары корылтаенда
Самар мөселманнары корылтаенда
XS
SM
MD
LG