Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джулиан Ассанж Барак Обаманы икейөзлелектә гаепләде


WikiLeaks сайтын оештыручы Джулиан Ассанж АКШ президенты Барак Обаманы сүз иреге мәсьәләсендә икейөзле дип тәнкыйтькә тотты. Ассанж сүзләренчә, Обама Якын Көнчыгышта сүз иреген якласа да, WikiLeaks-ка кагылышлы сүз иреген боза.

Эзәрлекләүдән качу максатыннан Ассанж Лондондагы Эквадор илчелегеннән яши. Аның видеомөрәҗәгате Обаманың БМО генераль ассамблеясы утырышында сүз иреген яклап чыгыш ясаганнан соң пәйда булды. Активист белдергәнчә, Обама сүз иреген башка АКШ президентларыннан да күбрәк чикләгән.

Джулиан Ассанж Эквадор илчелегендә Британиядән Швециягә экстрадицияләүдән качыр өчен урнашты. Швециядә аны җенси җинаятьләрдә гаеплиләр. Ассанж сүзләренчә, аны американ хакимиятенең яшерен документларын WikiLeaks сайты аша җәмәгатьчелеккә чыгарган өчен АКШ таләбе буенча эзәрлеклиләр. Эквадор Ассанджка сәяси сыену тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG