Accessibility links

Кайнар хәбәр

Линар Якупов эшмәкәрләр алдында гафу үтенде


Татарстан инвестицион үсеш агентлыгында “Социаль эшмәкәрлек” програмы буенча эксперт шурасы утырышы узды.

Кичә агентлык эшчәнлеге белән канәгать булмаган 400 эшмәкәр Рөстәм Миңнехановка хат белән мөрәҗәгать иткән иде. Бүген иртән президент гаугалы вәзгыятьне хәл итү өчен комиссия оештыруны таләп итте.

Шулай ук Миңнеханов Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелегенә дәүләт акчаларын бизнеска юнәлдергәндә кагыйдәләрне төгәл һәм ачык белдерергә кирәклегенә катгый шелтә белдерде.

“Социаль эшмәкәрлек” програмына юлланган барлык проектлар каралачак.

“Мин җаваплылык дәрәҗәсен аңлыйм. Иртәгә гаризаларны карау дәвам итә, аннары субсидияләр бүлеп бирү турында карар кабул ителәчәк”, - диде агентлык җитәкчесе Линар Якупов.
XS
SM
MD
LG