Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда Ura.ru редакциясен тентиләр


Екатеринбурда хокук саклаучы органнар Ura.ru мәгълүмати портал редакциясендә тентү уздырды.

Сайтның шеф-редакторы Аксана Панова сүзләренчә, тентү порталда чыккан хакимиятне тәнкыйтьләүче материаллар белән бәйле. Свердлау эчке эшләр министрлыгында хокук сакчыларының эше редакция журналистик эшчәнлеге белән бәйле түгел дип белдерәләр.

Тентүдән соң сайт, “безнең редакциядә маски-шоу”, дигән хәбәр бирде.
XS
SM
MD
LG