Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе «Мөселманнарның сафлыгы» фильмын экстремистик дип таныды


Грозныйның Ленин районы мәхкәмәсе “Мөселманнарның сафлыгы” дип аталган исламны мәсхәрәләүче АКШ фильмын экстремистик дип таныды. Канун буенча хөкем карары бөтен илгә тарала.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Чечня республикасы милли сәясәт, матбугат һәм мәгълүмат министры Мурат Тагиев хәбәр итте.

“Фильм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы, аның сәхабәләрен мәсхәрәли. Шуңа күрә без Ленин районы мәхкәмәсенә аны экстремистик дип, милләтара һәм динара низаг чыгаруга чакыра дип танырга дәгъва белдердек. Дәгъвабызны хупладылар”, - дип сөйләде Тагиев.
XS
SM
MD
LG