Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ришвәтчелек бер елда өч тапкыр арткан


Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләрнең артуын белдерде.

“Иң элек көрәшне дәүләт органнарындагы ришвәтчелеккә юнәлтергә кирәк дип саныйм. Бу өлкәдәге ришвәтчелектән күбрәк куркыныч яный”, - ди Бастрыкин.

Быелның беренче яртысында Тикшерү комитеты 16 меңгә якын ришвәтчелек белән җинаять эше караган. Бу сан узган елгы шул ук күрсәткечтән өч тапкыр күбрәк.

2011 елда 53 ришвәтче җинаять төркеме эшчәнлеге туктатылган булса, 2010 елда исә 28 төркемнең эшчәнлегенә киртә куелган.
XS
SM
MD
LG