Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot-ның иректәге әгъзалары арасында Татарстан кызы булырга мөмкин


Pussy Riot-ның иректәге әгъзалары арасында Татарстан кызы да булырга мөмкин.
Кремль яклы булган «Наши» яшьләр хәрәкәте алты кызны тикшерү таләбе белән полициягә мөрәҗәгать иткән иде. “Наши” фикеренчә, бу кызларның Pussy Riot төркеменең Коткаручы Гайсә чиркәвендәге чыгышына катнашы булырга мөмкин. Хәрәкәт полициягә биргән исемлектә шулай ук Бөгелмәдән Светлана Шуваеваның исеме да бар.

Элегрәк «Наши» Pussy Riot-ның иректә калган әгъзалары турында мәгълүмат бирүчегә 50 мең сум күләмендәге акчалата бүләк вәгъдә иткән иде. Бүләкнең күләмен арттыру өчен активистлар интернет аша акча җыя.
XS
SM
MD
LG