Accessibility links

җомга, 26 май 2017, Казан вакыты 08:38

Ханты-Мансида нефть заводы янгынында сигез кеше үлде


Ханты-Манси автоном төбәгендә нефть эшкәртү заводында янгын чыкты.

Фаҗигада сигез кеше һәлак булды. Тагын сигез кеше зыян күрде һәм янгын газы белән агуланды. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылды.

Янган завод «Инвест-ойл» ширкәтенеке булган. МЧС мәгълүматы буенча, цехларның берсендә шартлау булган һәм нәтиҗәдә бинада янгын чыккан. Янгын мәйданы ике мең ярым квадрат метр тәшкил итә.

Шартлау сәбәпләре ачыклана.

XS
SM
MD
LG