Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция документлары тикшерелә


Бүген Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда полиция хезмәткәрләренең документларын тикшерү көне уза. Шулай итеп чарада катнашучылар хокук саклаучыларның канунны бозу-бозмавын тикшерергә тели.

Чараны оештыручылар төркемнәргә бүленә һәм Казан урамнарында полиция хезмәткәрләренең түшендәге тимер тамга тикшерәчәк. Канунга күрә хокук саклаучылар аны йөртергә тиеш. Әгәр дә полиция хезмәткәренең тамга булмаса, аңа шикаять язылачак.

Казаннан кала «документлар тикшерү көне» Мәскәү, Волгоград, Воронеж, Киров һәм башка шәһәрләрдә уза. Чарада һәркем катнаша ала.
XS
SM
MD
LG