Accessibility links

Кайнар хәбәр

МГУ студенты патриарх белән очрашуга балаклава киеп килгән


Мәскәү дәүләт университетында укучы кыз патриарх Кирилл белән очрашуга төсле балаклава киеп килгән. Моның белән ул хөкем ителгән Pussy Riot панк-төркеме кызларына теләктәшлек белдерергә теләгән.

Чарадан катнашучы блогчылар язганча, әзрәк вакыт үткәч тәртип саклаучылар кыздан башлыкны салуны таләп иткән. Укучы кыз патриарх каршына беренче рәткә килеп утырган булган. Чиркәү җитәкчесе кызга бернинди реакция белдермәгән.

Элегрәк Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий студентларны очрашуга мәҗбүриләп җибәрүне таныды.
XS
SM
MD
LG