Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган янә АКП башлыгы итеп сайланды


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган АКП хакимият партиясе (Гаделлек һәм үсеш партиясе) корылтаенда янәдән җитәкче итеп билгеләнде. Корылтай Әнкара стадионнарының берсендә узды, анда 40 меңләп кеше катнашты.

Үзенең сәлам чыгышын Эрдоган Мөхәммәт пәйгамбәргә мәхәббәте турында шигырь белән башлап, күз яшьләрен тыя алмады. Премьер сүзләренчә, Төркия хәзер бөек демократик илгә әверелде, ә АКП тәҗрибәсе бөтен мөселман дөньясына үрнәк булып тора. Төрек лидеры илдә хәрби түнтәрелеш дәвере бетүен дә билгеләп узды.

Эрдоган шулай ук Русия, Кытай һәм Иранны Сүрия режимына ярдәм итмәскә чакырды. Аның фикеренчә, “тарих аларга моны гафу итмәячәк”.

Әнкара ачык рәвештә Сүрия баш күтәрүчеләр ягында тора һәм президент Бәшәр Әсәдне вазифасыннан китергә чакыра. Төркиядә хәзерге вакытта 90 меңгә якын Сүрия качагы яши.

Эрдоган АКП генераль секретаре вазифасына бердәнбер намзәт булды. Төрек премьеры партияне инде өченче тапкыр җитәкли. Исламчы АКП партиясе 2001 елда барлыкка килде һәм 2002 елда парламент сайлауларында җиңгәннән соң Төркиянең хакимият партиясе булып килде.
XS
SM
MD
LG