Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге еллык корылтаен уздырды


"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары
"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге еллык корылтаен уздырды. Корылтайда башкарылган эшләргә хисап ясалды, бүлекнең рәисе сайланды һәм киләчәккә эш юнәлешләре билгеләнде. Чарада "Азатлык" оешмасы рәисе Наил Нәбиуллин һәм милли хәрәкәтнең элекке җитәкчеләре дә катнашты.

Корылтай эшен электән килгән тәртип буенча Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих алып барырга тиеш иде. Илмирның тәкъдиме белән бу вазифаны элекке рәис Дамир Шәйхетдингә йөкләделәр. Ул корылтайны ачык дип белдерде һәм эш барышын аңлатканнан соң узган чараларның хисабын күрсәтү өчен сүзне Илмир Салихка бирде. Шушы хисапның кайбер өлешләрен җиткерәбез.

Илмир Салих
Илмир Салих
Илмир Салих: “Соңгы вакытта урам чараларын зур игътибар бирдек. Милләт проблемнары хакында урамга чыгып әйтмәсәк, безне беркем дә белми һәм ишетмәячәк. Ирештерәсе проблемнар күп. Аеруча тел проблемын күтәрдек. Мәскәүдә оппозицион көчләр зурайгач, хәзер хакимият тагын да кысрыкларга тырыша. Шуңа каршы кануннар кабул итте, нәтиҗәдә безнең эшчәнлек кыенлашты. Зурдан кубып пикет-митинглар ясый алмыйбыз, шулай да халыкка фикерләребезне җиткерергә омтылабыз. Күпчелек эшчәнлек ялгыз пикетлар чарасы белән барды. Түбән Камага да ялгыз пикет белән бардык, кемнәрдер бу чарадан гына риза да түгел. Шуңа төрле дәрәҗәләргә мөрәҗәгатьләр дә кабул итәбез, анда татар мәнфәгатьләре чагыла. Соңгы вакытта “Азатлык” яшьләре бюллетене чыга башлады. Беренче саны бар, якын арада икенче саны дөнья күрәчәк. Без спортка да игътибар бирәбез".

Илмир Салих чыгышыннан соң сүз “Азатлык” яшьләр берлегенең беренче рәисе, Халыкара төрки яшьләр оешмасының шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишинга бирелде. Ул яшьләрнең эшенә бәя бирү белән бергә аларга киңәш, тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин: “Яшьләрнең эшне дәвам итүенә мин шат. Казанда Наил Нәбиуллин уңышлы эш алып бара, Чаллыда Илмир, Дамир һәм башкалар. Ләкин хәрәкәт булгач, авыр чаклар да була. Нинди генә вазгыять булмасын, туктамаска, эшне дәвам итәргә кирәк. Хәрәкәт дулкын-дулкын барадыр инде. 90нчы елларда җыелышлар уздыра башлагач, 15-16 кеше җыела иде. Тора-бара мондый җыенга 200ләп кеше килә башлады. Вазгыять үзгәрде, төркем тагын кечерәйде. Моңа аптырап калмагыз. Бөек максатка ирешү өчен тукталмагыз. Максатыбыз – Татарстан бәйсезлеге. Без халыкара аренада күп эшләдек. Мәскәүдәге демократик көчләр белән дә аралашу юлларын табарга кирәк. Русиядә демократия булмаса, көрәш авыр булачак. "Азатлык"та 90нчы еллардан бирле тарткалашу, ызгышлар, лидерлыкка омтылу булмады. Башка оешмалар бүлгәләнеп бетте. Кешегә авыр сүз әйтеп рәнҗетергә ярамый, башта үзең турында уйларга кирәк. Кешене тегесе ФСБшник, монысы куркак дип гаепләмик. Киңәшләшеп эшләсәк, бер-беребезгә гаеп ташламасак, эш алга барыр. Казан, Чаллы оешмалары җитәкчеләре Төрки яшьләр оешмасы эшендә дә даими катнашыгыз дигән теләктә калам.”

Яшьләр Корылтаенда Зиннур Әһлиуллин да катнашты. Ул төрле елларда Чаллы ТИҮен, БТИҮне җитәкләгән шәхес. Зиннур әфәнде төрки яшьләр оешмасында алга таба да зур тырышлык куеп катнашырга, бу өлкәдә тупланган мирасны югалтмаска чакырды.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин: “Төрки яшьләр оешмасына тәкъдимнәр күбесенчә Татарстаннан килә. Булат Гатин чыгышы быел да иң эчтәлеклесе булды. Без барыбыз бергә эшләгәнгә эш күренә. Традиция бар, дәвам итик. Бу эштәге мирасны югалтмыйк. Бездә сыйфат, акыл бар.”

Әлеге Корылтайда Азатлык оешмасының рәисе итеп бертавыштан кабат Илмир Салих сайланды һәм шушы сайлаудан соң ул мондый фикерләрен җиткерде:

“Азатлык" оешмасы гади генә оешма түгел, реаль, зур оешма. Хокук органнары да, хакимият тә безнең нинди берлек икәнне белә. Рәис булу зур җаваплылык сорый. Оешма дәрәҗәсе дә эшчәнлек нәтиҗәсе белән билгеләнә. Алга таба да эшләрне дәвам итәрбез. Киләчәктә тагын да зуррак проектларыбыз бар. Алар хакында әлегә әйтеп тору иртәрәк”.

Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин
Корылтай азагында Чаллы шәһәре хакиме, Башкарма комитет рәисе һәм мәгариф идарәсе башлыгы исеменә татар телен, мәгарифен яклап юлланган мөрәҗәгатьнең проекты тәкъдим ителде, аны Дамир Шәйхетдин укып җиткерде.

Мөрәҗәгатьнең проекты бертавыштан кабул ителде, расланды. Соңыннан “Азатлык” татар яшьләре берлегенең 14 октябрьдә Казандагы корылтаена делегатлар күрсәтү булды.
XS
SM
MD
LG