Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили оттырды – хакимият фиркасе оппозициягә күчә


Саакашвили сайлауда җиңелүен таный
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Саакашвили сайлауда җиңелүен таный

Грузия президенты Михаил Саакашвили үзе җитәкләгән «Бердәм милли хәрәкәт» фиркасенең парламент сайлауларында җиңелүен таныды. Республика җитәкчесе партиянең оппозициягә күчүен белдерде.


1 октябрьдә узган сайлау нәтиҗәләренә күрә, хәзерге вакытта оппозициядәге “Грузин хыялы” коалициясе алда бара. Аны миллиардер Бидзина Иванишвили җитәкли. Шулай да тавышларны санау әлегә тулысынча тәмамланмаган.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) күзәтүчеләре парламент сайлауларын гадел һәм ирекле дип таныды. “Грузиннар сайлау урыннарында үз тавышын ирекле рәвештә бирде”, - диде ОБСЕ күзәтүчеләре төркеме башлыгы Тонино Пицула.

Күзәтүчеләр фикеренчә, бу сайлаулар Грузиядә демократия традицияләрен үстерү өчен мөһим адым булып тора.

Грузия президенты Михаил Саакашвили (с) һәм оппозиция башлыгы Бидзина Иванишвили
Грузия президенты Михаил Саакашвили (с) һәм оппозиция башлыгы Бидзина Иванишвили
Саакашвили җитәкләгән «Бердәм милли хәрәкәт» 2000нче елларның башында барлыкка килгән иде. Ул президент вазифасында булганда фирка хакимият партиясе статусына ия булды. 2008 елдагы сайлауда “Бердәм милли хәрәкәт” 150 мандатның 118енә ия булган иде.

Хәзерге сайлауда 16 сәяси берәмлек катнашты. Хакимият фиркасенең иң көчле көндәше Бидзина Иванишвили оештырган “Грузин хыялы” булды. Сайлау алды кампаниясе дәверендә берничә гауга чыккан иде. Аерым алганда, хакимият оппозицияне криминал белән бәйләнештә һәм тавыш бирүчеләрне сатып алуда гаепләде.

Хакимият көндәшләре исә оппозицион матбугат аша Тифлис төрмәсендә тоткыннарны җәберләү турында материаллар таратты. Бу вакыйга хакимиятнең статусына зыян китерде һәм ике министрның вазифасыннан китүенә сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG