Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә фатиры янында шартлау булган ирнең коралы табылган


Бүген Әлмәтнең Бигаш урамындагы торак йортларның берсендә булган шартлауның яңа сәбәпләре ачыкланган. Шартлау нәтиҗәсендә 38 яшьлек хатын-кызның сул кулы чугы өзелгән иде. Аны җирле хастаханәнең реанимация бүлегенә китергәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, зыян күрүченең ире сүзләренә күрә, фаҗигагә кадәр таныш түгел зат фатир ишеген шакыган һәм баскычта пластик савыт калдырган, ә хатыны аны алып кергән. Савытка урнаштырылган шартлаткыч зыян күрүче аны ачарга теләгән вакытта шартлаган.

Тикшерү-оператив төркем фатирны караганда хәрби кирәк-яракларга тап булган. Алар зыян күрүченең иренеке дигән шик туган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары башкарыла. Тикшерү органнары әлеге җинаять эшен, шулай ук ир-ат биргән аңлатманы да тикшерә. Җинаять эшен тикшерү эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG