1 октябрь – халыкара музыка көнендә танылган җырчы Алсу һәм аның әтисе – танылган эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Ралиф Сафин Уфадагы Башкорт дәүләт педагогия университетында кунак булдылар. Уку йорты белән танышып чыкканнан соң алар студентлар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде. Сафиннар университетка ак рояль бүләк итте. Ралиф Сафинга университетның шәрәфле профессоры исеме бирелде. Очрашу зур концерт белән тәмамланды. Алсу үзе дә берничә җырын башкарды. [Сөләйман Низамов фотолары]