Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурдагы Башкорт балы көннәре уңышлы булмады


Башкорт балы көннәрендә
Башкорт балы көннәрендә
29-30 сентябрьдә Оренбурда Башкорт балы көннәре узды. Әлеге чара менә дигән тантаналы бәйрәм булачагын вәгъдә итсә дә, бу ышанычлар акланмады.

“Белдерүләр булмаган, сәүдә урыны дөрес сайланмаган. Сату өчен өлкә филармониясе каршындагы мәйданны түгел, ә базарлардагы ярминкә урыннарын сайларга кирәк булгандыр. Җирле үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын оештыру турында да сүз барды. Болар берсе дә булмады. Нәтиҗәдә, алып килгән балның 10%ын гына сата алдык, сатып алучылар булмады. 400 чакрым җирне үтеп килгән умартачыларның күпчелеге беренче көнне ук кайтып китте.

Габдинур һәм Зөмәрә Казаевлар
Габдинур һәм Зөмәрә Казаевлар
Менә 6-7 ноябрь көннәрендә Чиләбегә җыенабыз. Анда ничек булыр?” диде Башкортстан умартачыларын алып килүче Рамил Халитов.

Габдинур Казаев бал кортлары белән 30 ел шөгыльләнә икән. “Без кайтып китмәдек, менә калдык әле. Икенче көнне сәүдә яхшырак бара. Бер алган кешеләр кире әйләнеп килеп алалар. Быел ике төрле бал күп булды: донник (кандала үләне) һәм чәчәк балы. Яртысын сатып бетердек инде. Алай бик борчылмыйбыз. Безнең балны өйдән дә күп итеп алып китүчеләр бар”, дип сөйләделәр ирле-хатынлы Габдинур һәм Зөмәрә Казаевлар.
XS
SM
MD
LG