Пензаның элекке мөфтие Габбас Бибарсов вафат булды. Хәзрәт 75 яшендә туган авылы Урта Әләзәндә дәвамлы авырудан соң үлгән. 5 октябрьдә күренекле дин әһле Әләзәндә җирләнә.
Габбас Бибарсов 1937 елда Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында туа. Уфа, Баку, Мәскәү шәһәре мәчетләрендә имам булып хезмәт куя. 1975 елда мөфтинең беренче урынбасары итеп сайлана.
1999-2011 елларда Пензаның бердәм диния нәзарәтен җитәкли. Әләзән мәчетендә имам-хатыйб булып эшли.
Аның ике улы бар: Мөкатдәс Бибарсов Саратов мөфтие, Әюп Бибарсов Башкортстан мөфтие урынбасары буларак хезмәт куя.