Accessibility links

КФУ студентлары ректор Илшат Гафуровка каршы пикет уздыра


Татарстан югары мәхкәмәсе каршында КФУ ректоры Илшат Гафуровка каршы пикет узды. Каршылык чарасын университет студентлары һәм Татарстан дәүләт шурасы депутатына намзәт Раушан Вәлиуллин оештырды. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә.

Студентлар сүзләренчә, алар КФУдагы белем бирү сыйфаты белән канәгать түгел, ә ректор үзенең вазифаларын тиешенчә үтәми, шуңа күрә алар урам җыены оештырырга булганнар. Шулай ук аларны Гафуровның 90нчы елларда “29нчы комплекс” җинаять төркеме белән бәйле булуы турында мәгълүмат борчый. Бу хакта журналист Ирек Мортазин “Новая газета”да язган иде.

Бүген Татарстан югары мәхкәмәсе Гафуровның Вәлиуллинны һәм «Яблоко» намзәте Руслан Зиннәтуллинны сайлау алды ярышыннан алу турындагы дәгъвасын карый. КФУ ректоры көндәшләрен канунсыз агитациядә гаепли.

Вәлиуллин һәм Зиннәтуллин үзләре дә Гафуровка каршы дәгъва белдергән иде. Ләкин мәхкәмә аларны караудан баш тартты.

Шулай ук бүген КФУ хезмәткәрләренең берсе, журналистика һәм социология деканы урынбасары Искәндәр Ясәвеев Гафуровка каршы Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага хат язган. Ясәвеев үз мөрәҗәгатендә прокуратураны “Новая газета”дагы материалларны, ягъни “КФУ ректорының җинаятьләргә катнашы булуы турындагы мәгълүматны” тикшерүне сорый.
XS
SM
MD
LG