Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә автобус казасында 26 Русия туристы зыян күрде


Төркиядә Анталья шәһәре янында булган автобус казасында 26 Русия туристы зыян күргән, бер кеше үлгән. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Туристлар Антальядан Кәмәргә барганнар. Юл юеш булганга күрә таулы җирдән барганда автобусның тәгәрмәчләре шуып киткән һәм ул әйләнгән.

Барлыгы автобуста 28 кеше булган – 26 Русия туристы, йөртүче һәм төркем җитәкчесе.

Зыян күрүчеләрне җирле хастаханәләргә китергәннәр.

Соңгы айлар эчендә Русияле туристлар катнашы булган бу инде икенче автобус казасы. Августта Сәрик районындагы юл казасында 21 Русия туристы зыян күрде, 1 кеше үлде. РИА Новости мәгълүматларына караганда, 2012 елда Русия туристлары чит илдә иң аз 12 тапкыр юл казасына эләккән, барлыгы 10 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG