Accessibility links

Муллалар президентка Искәндәр Сираҗидан зарлана: «Мөфтигә пычрак ата»


Татарстан имам-мөхтәсибләре президент Рөстәм Миңнехановтан Искәндәр Сираҗинең журналистик эшчәнлеген туктатуны сорый. Бу хакта алар республика башлыгына тиешле мөрәҗәгать юллаган.

Аерым алганда, имамнар журналистның ислам дине, мөфти Илдус Фәиз турында материалларыннан канәгать түгел.

Хатта түбәндәге юллар бар: «Матбугат битләрендә мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәизовка пычрак атып киләләр. Баштарак тынарлар дип дәшми килдек, әмма дә ләкин тынарга уйламыйлар да, дәшмәгән саен ныграк кына “котырыналар”. Дәлилле сүзләр булса бер хәл, ә монда бит һәркем ачыктан-ачык үзенең фаразлары, фантазиясе нәрсәгә җитә, шуны җиткерә башлады. Кемнәрдер шуның белән акча эшли, үзенә исем ясый, популярлык казана. Моны диннән гомумән ерак булган, үзләре динебезнең асылын халыкка җиткерү өстендә кыл да кыймылдатмаган кешеләребез эшли», - диелә мөрәҗәгатьтә.

«Искәндәр Сираҗи кебек кешеләр башка динебезне, мөфтиебезне мыскыллап гәҗитләргә, тапшыруларга чыкмасыннар иде», - диелә Татарстанның 37 имам-мөхтәсибе кул куйган хатта.

Сираҗи элегрәк Татарстан матбугатында һәм телевидениедә мөфтигә карата тәнкыйди чыгышлар ясаган иде.
XS
SM
MD
LG