Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда яңа музейлар ачылды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә эш сәфәре кысаларында Хан сараен карады һәм Табиб йорты, һөнәрчелек остаханәләрен ачты.

Хан сарае – ул Болгар шәһәренең яңа ачыкланган архитектура һәйкәле, ул 13 гасырның кирпеч-таш корылмасы калдыкларыннан гыйбарәт.
Хәзерге вакытта Хан сарае өстенә саклау корылмасы төзелгән, ул һәйкәлне начар һава шартларыннан саклау өчен Юнеско таләпләренә туры китереп эшләнелгән.

“Табиб йорты” музееның фәнни концепциясенең төп максаты фән, аерым алганда, медицина, фармакология, шулай ук бу тармак белән бәйле үсеш алган һөнәрчелек үзәге буларак Болгар һәм Идел буе Болгарының роле чагылудан гыйбарәт.

Музей экспозициясендә мөселман дөньясында танылган урта гасыр табибы Таҗетдин әл-Болгари язмалары төп урын алган.
XS
SM
MD
LG