Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия чигенә гаскәр туплый


Төркия-Сүрия чигендә вәзгыять кискенләшү сәбәпле Төркиянең Истанбул янындагы төп хәрби-диңгез ныгытмасы Гелҗуктан Урта диңгезнең көнчыгышына берничә су асты корабы һәм берничә орчкычлар йөртү корабы җибәрелде.

Төркия армиясенең баш идарәсе вәкиле: “Безгә ярдәм килде һәм хәзер Сүрия чигендә зур хәрби көчләр тупланды. Сүрия ягыннан провокацияләр һәм һөҗүмнәр булган очракта ут ачарга фәрман бар. Без үз ватандашларыбызны саклар өчен һәртөрле һөҗүмгә җавап бирергә әзер”, диде.

Төркия басмалары хәбәр итүенчә, чик буенда Төркия хәрбиләре белән Сүрия президенты Бәшәр Асад көчләре арасындагы атышта Төркиягә үтәргә дип чират торучы берничә Сүрия качагы яраланган.

Төркия Сүрия качакларын илгә кертүне дәвам итә. Төркиянең көньяк-көнчыгышында хәзер 95 меңләп качак тупланган.
XS
SM
MD
LG