Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә һәм Көнбатышта Анна Политковскаяны искә алалар


Анна Политковская
Анна Политковская
Мәскәү, Петербур, Воронежда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә 2006 елның 7 октябрендә үз йорты керешендә атып үтерелгән журналист Анна Политковскаяны искә алу чаралары үтте. Үтерүчеләр әле дә җәзага тартылмаган.

Мәскәүнең Новопушкинский паркында хакимият белән килештерелгән пикет узды. Анда бер йөзләп кеше катнашты. Чараны оештыручыларның берсе, “Мемориал” кеше хокукларын яклау оешмасы башлыгы Александр Черкасов Политковскаяны үтерү эше нәтиҗәле итеп тикшерелми, диде.

Көнбатыштагы төрле илләрдә дә Политковскаяны искә алып төрле чаралар үтә. АКШ дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд гаделлек торгызылмый һәм гаеплеләр җәзага тартылмый торып Америка бу үтерүне игътибар үзәгеннән чыгармаячак, диде.
XS
SM
MD
LG