Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минтимер Шәймиев мөфти булудан баш тарткан


Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Тәлгат Таҗетдиннең Үзәк диния нәзарәтен җитәкләү тәкъдимен кире каккан. Бу хакта Татар-ислам сәхифәсе хәбәр итә.

Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин быел Болгар җыены вакытында Шәймиевкә үз вазифасын тәкъдим итеп, мөфти булырга чакырган иде.

3 октябрь көнне Таҗетдин Казан кремлендә Минтимер Шәймиев белән очрашкан. Мөфтинең Казан сәфәренең максаты – Дәүләт киңәшчесен Уфада 13 октябрьдә узачак Үзәк нәзарәтнең тугызынчы корылтае һәм бөтен Русия мөселманнарын берләштерәчәк “Гибадуррахман” иҗтимагый оешмасы төзелү турында фикер алышу. Әлеге оешма 13 октябрьдә Уфада оештырыла.

Шәймиев, Болгар һәм Зөяне торгызу белән ныклап шөгыльләнгәнгә, “Гибадуррахман” рәисе булу турында киң җәмәгатьчелек белән фикерләшергә тәкъдим иткән.

Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев Таҗетдингә Урыс халкы соборын (җыенын) патриарх Кирилл җитәкләвен исенә төшергән. “Шуңа федерал “Гибадуррахман” оешмасын Русия мөселманнары лидеры – Шәйхул-ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин җитәкләсә мәгънәле булыр”, - дип белдергән Шәймиев. Бу турыда Үзәк нәзарәт сайтында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG