Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппинда мөселманнар өчен автономия төзеләчәк


Филиппин хакимияте илнең көньягында яшәгән мөселманнар белән тынычлык килешүе төзегән. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә.

Тынычлыкны Филиппин президенты Бениньо Акино игълан иткән.

Яңа килешүгә күрә, Акиноның президентлык срогының 2016 елда чыгуына кадәр мөселманнар өчен аерым төбәк төзелүе турында план корылачак. Католик илнең хакимияте көньякта мөселманнар өчен автоном төбәк игълан итәргә ниятли.

Филиппинда дини каршылык 40 ел дәвам итте. Аның нәтиҗәсендә 100 меңгә якын кеше үлде. Илнең икътисадына зур зыян тиде.
XS
SM
MD
LG