Махачкалада полиция хезмәткәрләре белән бәрелештә өч сугышчы үтерелде. Русия эчке эшләр министрлыгы Интерфакска хәбәр иткәнчә, дүшәмбедә Дагстан башкаласы янында полиция хезмәткәрләре юлдан үтеп барган машинаны туктатырга теләгән. Машинадагылар хокук саклаучыларга ата башлаган. Нәтиҗәдә полиция өч сугышчыны атып үтергән.
Атышта Дагстан эчке эшләр министрлыгының ике хезмәткәре зыян күргән, алар хастаханәгә китерелгән.
Вакыйга булган җирдә тикшерү эшләре бара, үтерелгән сугышчыларның исемнәре ачыклана.
Атышта Дагстан эчке эшләр министрлыгының ике хезмәткәре зыян күргән, алар хастаханәгә китерелгән.
Вакыйга булган җирдә тикшерү эшләре бара, үтерелгән сугышчыларның исемнәре ачыклана.