Accessibility links

Human Rights Watch Казакъстан оппозициясен яклый


Халыкара хокук яклау оешмасы Human Rights Watch Казакъстанда хөкем ителгән “Алга!” оппозиция партиясе Владимир Козловны яклап чыкты.

Бу хакта оешманың интернет сайтында хәбәр ителә.

“Владимир Козловны 7,5 елга иректән мәхрүм итү Казакъстанда сүз һәм фикер белдерү иреген, сәяси плюрализмны чикли”, - диелә Human Rights Watch белдерүендә.

Кичә Казакъстанда мәхкәмә Яңаүзән шәһәрендә булган тәртипсезлекләр эшендә өч оппозиция вәкиленә хөкем карары чыгарган иде.

Владимир Козлов 7,5 елга иректән мәхрүм ителде. Тагын ике оппозиция активисты Серик Сәфәргали һәм Акҗанат Әминев шартлы рәвештә хөкем ителде.

Алар барысы да социаль низаг тудыру, көч белән конституция тәртибен юк итү, Казакъстан территориаль берлеген бозуда гаепле дип танылды. Әминев белән Козлов шулай ук җинаятьче төркем оештыруда гаепләнде.

Яңаүзән шәһәрендә былтыр декабрьдә булган тәртипсезлекләрдә 15 кеше үлде, 100дән артык кеше зыян күргән иде. Каршылык эшсез калган нефтьчеләрнең протест чарасыннан башланды.
XS
SM
MD
LG