Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Казанда парклар җитми


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда парклар җитмәвен белдерде. Республика җитәкчесе бу хакта «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган экология проблемнарына багышланган «Бердәм Русия» әгъзалары һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсенә билгеләп узды.

“Казан – гомумрусия шәһәре, Русия мәдәнияте шәһәре. Универсиадага әзерләнү аны бик үзгәртте”, - ди президент.

Ләкин, аның сүзләренчә, Казанда яшел аланнар һәм парклар җитми. Бу эшне системалы рәвештә башкарырга кирәк, ди президент. “Һәр казанлы берешәр агач утыртырга һәм аны карарга тиеш”, - дип, Миңнеханов шәһәр халкына мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләренчә, хакимиятнең хәзер бу юнәлештә берничә програмы бар, ләкин аны тормышка ашырыр өчен оешмаларның һәм казанлыларның да ярдәме кирәк.

Шул ук киңәшмәдә чыгыш ясаган КФУ ректоры Илшат Гафуров транспорт проблемасына кагылып узды. Университет җитәкчесе студентлардан киләсе елдан шәһәр үзәгенә машина белән йөрүдән баш тартуны сорый. Аның фикеренчә, бу Казанның транспорт проблемын хәл итәргә ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG