Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары мәхкәмәсе Гафуровның сайлау алды кампаниясендә канун бозу тапмады


Русия югары мәхкәмәсе Татарстан югары мәхкәмәсенең КФУ ректоры Илшат Гафуровның республика парламенты сайлавында катнашуы буенча карарын гамәлдә калдырды.

21 сентябрьдә Татарстан югары мәхкәмәсе Дәүләт шурасы депутатына “Яблоко” фиркасе намзәте Руслан Зиннәтуллинның Гафуровка каршы дәгъвасын карады. “Яблоко” намзәте КФУ ректорының сайлау алды кампаниясендә канун бозу очраклары бар дип, Гафуровны сайлаудан алуны таләп иткән иде. Ләкин Татарстан югары мәхкәмәсе КФУ ректорын сайлаудан алмады. Бу карарны Русия югары мәхкәмәсе дә гамәлдә калдырды.

Гафуровның сайлау алды кампаниясе башка гаугалар белән дә бара. Элегрәк журналист Ирек Мортазин “Новая газета”да Гафуровның 90нчы елларда “29нчы комплекс” җинаять төркеме белән бәйле булуы турында язма бастырган иде.

Мортазинның язмасыннан соң Татарстан югары мәхкәмәсе каршында КФУ ректорына каршы пикет узды. Каршылык чарасын университет студентлары һәм Татарстан дәүләт шурасы депутатына намзәт Раушан Вәлиуллин оештырды.
Гафуров матбугатта җинаятьләргә катнашы булуы турындагы хәбәрләргә дәгъва белдерәсен әле хәл итмәгән.

Аның сүзләренчә, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мәсьәләсен ул сайлау узгач караячак. Хәзер Казан университеты тормышында бик авыр вакыт, ди ректор.
XS
SM
MD
LG