Accessibility links

Путин юл күрсәткән торналар көньякка барып җитмәгән [видео]


Путин юл күрсәткән торналар көньякка барып җитә алмаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00

Путин юл күрсәткән торналар көньякка барып җитмәгән

Русия президенты Владимир Путин дельтаплан белән очып юл күрсәткән торналар көньякка барып җитмәгән. Аларны кире очкыч белән тыюлыкка алып кайтканнар. Әлеге алты торна стерх дип аталган сирәк төргә керә.

Путин кошларга “Өмет очышы” програмы кысаларында ярдәм итәргә теләгән иде. Кечкенә торналар үз көчләре белән көньякка оча алмый – аларга юл күрсәтер өчен зур кош кирәк. Орнитологлар моның өчен дельтаплан кулланырга уйлады. Сирәк кошларның саны кимү проблемына игътибар җәлеп итү өчен чарада Путин да катнашты. Президент дельтаплан белән очып торналарга юл күрсәткән иде. Ләкин кошлар кыргый торналар төркеменә кушыла алмыйча, көньякка барып җитә алмаган һәм тыюлыкка кайтарылган.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, програмның уңышсызлыгына карамастан, Путин барыбер стерхларны саклау буенча чаралар күрүне дәвам иттерәчәк.
XS
SM
MD
LG