Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимофеевның хөкем карары гамәлдә калды: 4 ел төрмә


Русия югары мәхкәмәсендә Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеевның кассацион шикаяте каралды. Зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнгән Тимофеев Татарстан югары мәхкәмәсенең 300 млн сум штраф җәзасын 4 ел төрмәгә алыштыру карарына шикаять белдергән иде.

Нәтиҗәдә Русия югары мәхкәмәсе хөкемдары Татарстан югары мәхкәмәсенең Тимофеевны 4 елга иректән мәхрүм итү хөкем карарын гамәлдә калдырды.

Мәхкәмә утырышыннан соң элекке район башлыгы адвокаты белән бергә Казанга кайтачак һәм хокук саклаучылар аны кулга алачак.
XS
SM
MD
LG