Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апас районы идарәсендә Татарстан парламенты депутатына намзәткә һөҗүм иткәннәр


Апас районы идарәсе бинасында Татарстан парламенты депутатына бәйсез намзәт Раушан Вәлиуллинга һөҗүм ясалган.

«Һөҗүм итүче минем район идарәсе бинасы янында көтеп торган. Бинадан чыккан вакытта миңа һөҗүм итте. Аның исеме Ленар Мифтахов», - дип сөйләде «Азатлык»ка Вәлиуллин. Аның сүзләренчә, һөҗүм итүче шулай ук намзәт турында тискәре мәгълүмат тарату белән шөгыльләнгән. Вәлиуллин җирле полициягә мөрәҗәгать итеп тиешле аңлатма биргән.

Шулай ук Апаста узачак сайлауларны яктыртыр өчен килгән фотохәбәрчеләр һәм блоггерларны полиция тоткарлаган.

Бүген районга шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм министрлыклар вәкилләре эшлекле сәфәр белән килде. Район башлыгы белән республика җитәкчесе яңа төзелгән “Алтын алка” боз сараен ачу тантанасында катнашты һәм район мәдәният йортында халык активы белән очрашты.

14 октябрьдә Апас һәм Кукмара сайлау округлары буенча Татарстан парламентына депутатлар сайлау узачак.
XS
SM
MD
LG