Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көне чаралары үтте


Хәтер көне.Казан. 13 октябрь
Хәтер көне.Казан. 13 октябрь
Казан – Бүген Казанда Хәтер көне – 460 ел элек Казанны Явыз Иван патша гаскәреннән саклап шәһит киткәннәрне искә алу чаралары үтте. Яңгыр явып торуга карамастан чарада Татарстанның төрле төбәкләреннән һәм күрше республикалардан берничә йөз кеше катнашты.

Ирек мәйданында үткән җыенда татар милли хәрәкәт активистлары, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Чыгышларда соңгы вакытта Русиядә милли республикаларга басымның көчәюве, татар мәктәпләре, татар басмалары ябылуы, татар теленең торган саен ныграк кысыла баруы турында сүзләр әйтелде. Моңа каршы торырга чакырган өндәүләр яңгырады.

Соңнан җыенда катнашучылар “Азатлык!” шигарләре яңгыратып Казан кирмәненә таба юл алды. Хәтер көне чаралары Казанны саклаучыларга һәйкәл куеласы урынга чәчәк салу һәм Сөембикә манарасы янында шәһитләр рухына дога кылу белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG