Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия бәйсезлеге референдумы турында килешү төзелде


Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон һәм Шотландиянең беренче министры Алекс Салмонд 2014 елда узачак Шотландия бәйсезлеге референдумы турында килешү имзалады. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә.

Килешүгә күрә, референдум бюллетенендә бер генә сорау булачак. Тавыш бирүче аңа “әйе” яки “юк” җавабын бирергә тиеш булачак.

Салмонд җитәкләгән Шотландия милли партиясе 1934 елдан бирле, инде 80 ел дәвамында бәйсезлек өчен көрәшә. Лондон моңа каршы булып килде.

Референдум бюллетенендәге сорауның тексты һәм шулай ук 16, 17 яшьлек шотландиялеләрнең тавыш бирү хокукы киләсе айларда каралачак.
XS
SM
MD
LG