Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда министрлык түрәсен ришвәт алу өчен 120 млн сумлык җәзага тартканнар


Башкортстан югары мәхкәмәсе элекке түрәгә хөкем карары чыгарды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл җирлеген үстерү бүлеге элекке башлыгы Ралиф Шайбаков ришвәт алуда гаепләнә.

Шайбаков коммерция оешмасы җитәкчесеннән 1,5 млн сум ришвәт таләп иткән. Аның өчен ул оешмага Башкортстан авыл хуҗалыкларының берсендә ремонт эшләре өчен 6 млн 700 мең сум дәүләт акчасын күчерергә вәгъдә биргән.

Ришвәт алу вакытында Шайбаковны хокук саклаучы органнар кулга алган.
Мәхкәмә элекке түрәне 120 млн сумлык акчалата җәзага тарту һәм дәүләт эшендә җитәкче вазифасын башкару хокукыннан мәхрүм итү карарын чыгарган.
XS
SM
MD
LG