Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Корбан бәйрәмендә Сүрия сугышын туктатып торуны хуплады


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Корбан бәйрәмендә Сүрия сугышын туктатып тору һәм илдә ирекле сайлаулар уздыру тәкъдимен хуплады.

Бу инициативаны элегрәк Сүрия мәсьәләсендә халыкара илче Лахдар Браһими алга сөргән иде.

Әхмәдиниҗат әлеге фикерне Төркия премьер-министры Рөҗәп Таййип Эрдоганга да тәкъдим итте. Иран Сүрия президенты Бәшәр Әсәднең режимын яклый, Төркия исә кискен рәвештә аңа каршы чыга.

БМО мәгълүматларына күрә, 19 ай дәвам иткән Сүрия низагында 20 мең кеше үлгән. Сүриядә эшләүче хокук яклаучылар 28 мең кешенең хакимият көчләре тарафыннан кулга алынганнан соң хәбәрсез югалуын белдерә.
XS
SM
MD
LG