Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим, Флоренция һәм Лейпцигта «татар музыкасы җәүһәрләре» яңгыраячак


2012 елда «татар музыкасы җәүһәрләре» концертлары Рим, Флоренция һәм Лейпцигта узачак. Өч концертта да халыкара танылган германияле дирижер, маэстро, Татарстан композиторлары иҗатын сөюче Аркадий Берин катнашачак.

21 октябрьдә «татар музыкасы җәүһәрләре» циклы концерты Лейпцигта «Гевандхаус» концерт залында уза.

Ике концерт Италиянең Флоренция һәм Рим шәһәрләрендә уза: Флоренциядә 6 ноябрьдә Санто-Стефано-Аль-Понте Веккьо чиркәве аудиториясендә, Римда 17 ноябрьдә Палаццо делла Канчеллериа сараенда.
XS
SM
MD
LG