Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеев кулга алынды


Казанда Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеев кулга алынды.

Шулай итеп Татарстан һәм Русия югары мәхкәмәсенең элекке түрәне ришвәт өчен 300 млн сумлык акчалата җәзага тарту карары дүрт ел иректән мәхрүм итүгә алыштырылды. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.


Узган елның 21 октябрьдә Югары Ослан районын җитәкләгән Тимофеев биш млн сумлык ришвәт алганда кулга алынды. Акча район территориясендә ике коммерция оешмасына җир бирү өчен тәкъдим ителгән булган.

11 октябрьдә бу эш Тимофеевның шикаяте буенча Русия югары мәхкәмәсендә каралды, Татарстан мәхкәмәсенең элекке түрәгә биргән дүрт ел төрмә карары шул ук калды.
XS
SM
MD
LG